Зәңгәр күзле, алсу иренле... (Җәлил)

Mula sa Everything Wiki
Jump to navigation Jump to search
0.00
(isang boto)

Padron:Татарстан китап нәшрияты PD Padron:Текст турында

Padron:Шигырь-баш

                         * * *
                                                                      Һ.
Зәңгәр күзле, алсу иренле,
Үзе шаян, үзе күңелле
Һәдия дигән дустым бар минем,
Йөрәгемә якын яр минем.
Ул назланмый юк-бар сүз белә,
Бигрәк инде, бигрәк үз миңа.
Сокланам да һаман үзенә,
Тик тимәсен инде күз генә.
Мине күрсә, йөзе ачыла,
Көлә-көлә килә каршыма.
Аны күргәч ярсый йөрәгем,
Әйтерсең лә урнын тарсына.
Бер елмаеп миңа караса,
Бар кайгымны минем тарата.
Мин шул аны өзелеп яратам,
Ә, күрәсең, ул да ярата.
Мин үзенә аның, сердәшем, дим.
Ләкин, дуслар, сездән яшермим:
Мин яратам аны яшерен генә,
Аның белән генә яшим мин.

Padron:Шигырь-азак


You are not allowed to post comments.